«Сәламәтлек – зур байлык»: танып белү-уен программасы (6+)

7 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Бөтендөнья сәламәтлек көнен бәйрәм итүгә багышланган танып белү-уен программасында катнашырга чакырды. 

фото
10ф. В подарок – мультфильм!
10ф. Участники мероприятия
10ф. Путешествуем по станциям
10ф.«Под открытым зонтиком здоровья»

Чарага килүчеләр табиб Плюшева белән бергә «Шәхси гигиена», «Чыныгу», «Дөрес туклану», «Витаминлы», «Спортлы» станцияләре буйлап сәяхәт кылды. Балалар сәламәт булыр өчен нишләргә, ничек итеп гигиена кагыйдәләрен үтәргә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә һәм дөрес тукланырга кирәклеге турында белде. «Витаминнар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, ул аларның сәламәтлекне ныгытучы файдалы ризыклар турында белемнәрен киңәйтергә ярдәм итте.

Сәяхәт азагында балаларны бүләк – «Маша и медведь» сериясеннән «Будь здоров!» мультфильмы көтеп торды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: